Түбән Уратма авыл җирлегендә татар һәм чуваш милләтләре яши.
Язгы кыр эшләре тәмамлангач “Сабантуй” бәйрәме узды. Ә печәнгә төшәр алдыннан чуваш халкы “Иван купала” көненә милли бәйрәм “УЯВ” җыены оештырылды, быел бу көн 9 июльгә туры килде. Авылыбызның фольклор ансамбле “Кеммел чылкуч» бәйрәмнең бизәге булды. Бәйрәмдә милли уеннар, җырлы- биюләр башкарылды.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы ачты һәм Гурьяновлар гаиләсен бергә яшәүләренең 50 еллыгы - алтын туйлары белән котлап аларга юрган бүләк итте. Михаил Иванович һәм Галина Степановна бергә яшәп бер ул һәм кыз үстерделәр. Балалары шәһәрдә яши, бүгенге көндә өч оныклары бар. Михаил гомер буе совхозда умартачы булып эшләде , ә Галина авыл Советында хезмәт куйды. Алар авылда мактауга лаек гаилә, йортлары төзек. Бүгенге көндә дә мал –туарлар асрап, умартачылык эшен дәвам итеп яшиләр. Галина кичләрен мәдәният йортына үзләре оештырган “Кеммел чылкуч» фольклор ансамбленә йөри, ә Михаил гармунда моңлы көйләрен суза.