Кырык биш ел каенана белән яшәүче киленне күргәнегез бармы? Бар әлбәттә- Түбән Уратма авылдында гомер кичерүче Сәлимә әби белән килене Мария Бикмөхәммәтова.
1971 елда Мария Ивановна Зур Аты авылыннан килен булып төшә, бу вакытта 22 яшлек кызга әнисе “Үпкәләсәң,үзеңә үпкәләрсең, күз яшеңне күрсәтеп кайтасы булма”, -дип кисәтә. Ире Рафаил белән ике кыз үстерәләр. Сагыну сагышларга салып,моннан ике ел элек ире –Рафаил мәңгелеккә ташлап китә.
Бүгенге көндә Мариянең бар куанычы- Түбән Камада яшәүче ике кызы 4 оныгы һәм 95 яшьлек каенанасы – Бикмөхәммәтова Сәлимә.
Сәлимә әби бик яшьли ятим кала, үги ана янынды яшәргә туры килә. Сеңлесен кызганып бертуган апасы үз гаиләсенә алып үстерә аны.Сугыштан яраланып кайткан үз авылдашы Габдрахманга кияүгә чыга. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра Сәлимә ,аның чандыр кәүдәсенә карап, кайчандыр ут уйнаткандыр дип һич тә уйламассың.
Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авырлыкларга бирешмичә, ире – сугыш инвалиды белән ул һәм кыз устереп,бугенге көндә дә көчле рухлы, тормыштан тәм табып , 4 оныгы, 9 торыгына шатланып яши Сәлимә әбиебез.