Тубән Уратма авылының икенче хатын- кызы Татарстан Республикасының олы буләгенә лаек булды.
Түбән Кама шәһәре Сабантуенда Тубән Уратма авылында яшәүче алты бала анасы Асия Мәхмури кызы Татарстан Республикасы “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Бу бүләкне Татарстан дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин тапшырды.
Мондый хөрмәткә Асия Мәхмури кызы балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен лаек булды.
Түбән Уратма авылы Сабантуенда Асиягә район Советы депутаты Миннахмәтов Ә.Ә. узенең җылы теләкләрен белдереп юрган бүләк итте.
Асия 1980 елны тормышка чыга һәм шушы көнгә кадәр авылда яшәп хезмәт куя.
Лаеклы ялга кадәр сыер савучы булып эшләде, бугенге көндә почтальон хезмәтен башкара. Ул һәрвакыт ягымлы,ачык йөзле, авыл халкы алдында зур абруйга лаек.
Балалары мәктәптә укыганда республика күләмендәге төрле олимпиадаларда җиңүче булдылар, кызы Айзилә мәктәпне алтын, ә Айгөле көмеш медальгә тәмамладылар.
Быел төпчеге Булат урта мәктәпне тәмамлый һәм югары уку йортына керергә исәпли, чөнки абый апалары барысы да югары белемле.
Бугенге көндә Асиянең дүрт оныгы бар, улы һәм килене белән яши.