Әниләр бәйрәме уңаеннан мәдәният йортында 10 класс укучылары Азат һәм Шамиль үз теләкләре белән концерт оештырдылар. Бу оештырылган мәдәни чарадан авлыдашларыбы күтәренке рух алдылар. Концерт азагында егетләр үз әниләрен сәхнәгә чакырып аларга чәчәк бәйләме бирделәрә, ә авыл җирлеге башлыгы егетләргә алга таба зур иҗади уңышлар теләп аларның әтиләрен сәхнәгә чакырып авыл Советы депутатлары исеменнән балаларын тәрбияләүдәге уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.