Решаем вместе
Не убран мусор, яма на дороге, не горит фонарь? Столкнулись с проблемой — сообщите о ней!

Өлкән кешеләр – безнең әти – әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик куп авырлыклар кургән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.

Буген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны буләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Утә гомер аккан сулар кебек

Ә кунел Һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник кунеллэр Һаман яшь икән!

Түбән Уратма авыл җирлегендә барлыгы 268 пенсионер Өлкәннәр көне елдагыча  Түбән Уратма мәдәният йортында узды. 30.09. көнне 13.00 сәгатьтә чәй табыны оештырылды. Алар хөрмәтенә урта мәктәп укучылары, музыка мәктәбе укучылары, балар бакчасында тәбияләнүчеләр белән берлектә  концерт куйдылар. Тәбрикләу сүзен  район Советы депутаты Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улы алды, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Гарифуллин Айрат Р. ООО “Союз-Агро”хуҗалыгы үз пенсионерларына  151 пакет өләште.

Бәйрәмне ямьләндереп  депутатыбыз Миннәхмәтов А.А. шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилиеен билгеләп узган Гайфетдинова Дөрия апага үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды. Дөрия әби Түбән Уратма авылында гомер кичерә 5 бала тәрбияли, күп еллар ФАПтп санитар булып эшли. Ә лаеклы ялга чыккач авылыбызның ак әбие –остабикәсе булды. Бүгенге көндә Дөрия әби кызы –Миннекафия гаиләсендә яши.  Ә Миннекафиягә бүген  55 яшь, узенең бар гомерен туган авылы белән бәйли, озак еллар совхозда хисапчы булып эшли. Бәйрәмдә аңа  Түбән Кама районы башкарм а комитетының  Рәхмәт хатын,чәчәк бәйләме белән бүләкне  район Советы депутаты тапшырды.

Чәй табыннан соң хөрмәтле Өлкәннәребез Мәдәният йортында  Әлмәт драма театры артисларының “Диләфрүзгә дүрт кияү” спетакльен карап  ял иттеләр һәм өйләренә күтәренке күңел белән бу чараларны уздыруда төп ярдәмчебез район Советы депутаты Миннәхмәтов Әнәс Әхәт улына рәхмәтләрен белдереп  таралыштылар.

Шулай ук  урта мәктәптә һәм балалар бакчасында бәйрәм чаралары узды.